Сабыйның эче бик каты авырткач һәм температурасы күтәрелгәч, аны хастаханәгә китергәннәр.
Рентген эчәклегендә галстук каптыргычына охшаган металл предметлар барлыгын күрсәткән. Шуннан соң табиблар балага операция ясаган. Операция барышында аның эчендә үлек җыелуын һәм эчәклекнең берничә җирдән ябышуын күргән. Тугыз җирдә магнитлар эчәклек тышчасын ябыштырып торган икән. Барысы егерме бер магнит чыккан, ә эчәклекнең кайбер урыннарын кисеп атарга туры килгән, дип яза "Подмосковье сегодня".
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар