Казанда Яндекс.Такси сервисы эшли башлады. Ул шәһәрдә мобиль кушымта яисә taxi.yandex.ru сайты аша тиз арада буш машинаны табарга ярдәм итәчәк.
Заказ клиентка якын булган машина йөртүчегә юллана. Билгеләнгән урынга 5-10 минутта килеп җитәчәк машинаны шәһәр картасы аша күзәтеп торырга мөмкин. Сервис машинаның төсен, маркасын, автомобиль номерын, хәтта йөртүченең телефон номерын да хәбәр итә.
"Эконом" тарифын сайлаганда 5 чакрым ара узу көндез якынча 95 сумтирәсе була. Машина чакырту - 30 сумга, ә һәр чакрым - 9 сум, һәр минут - 2 сумга төшә. Машина йөртүче 5 минут көтәргә туры килгән очракта аның өчен акча алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар