Татарстанда Югары Ослан районында полиция стационар постында хокук сакчылары KIA автомобилен туктаталар, аны тикшерү барышында наркотиклар табыла. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чит ил машинасын тикшерү барышында пассажирның сул оекбашында кара төстәге матдә салынган төргәк табылган. Аның сумкасында яткан чалбарда исә шундый ук матдә белән тагын 10 пакет булуы ачыклана. Табылдыклар экспертизага җибәрелгән, ул күрсәткәнчә, бу төргәкләрдә 1068,3 грамм авырлыктагы наркотик матдәләр булган.
28 яшьлек Башкортстан кешесе кулга алынган. Егет үз гаебен таныган, Санкт-Петербургтан Ноябрьскка юлаучы машиналарга утырып баруын, биредә исә наркотикларны таратырга ниятләвен белдергән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар