16+

Өйләнү тыела, шулай ук банк карталарыннан файдалана алмаячаклар

Россиядә яшәү өчен рөхсәте булмаган мигрантлар өйләнә, банклардан һәм дәүләт хезмәтләреннән файдалана алмаячак.

Россиядә яшәү өчен рөхсәте булмаган мигрантлар өйләнә, банклардан һәм дәүләт хезмәтләреннән файдалана алмаячак.

Россия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой белдергәнчә, хәзер Россия Федерациясендә илдә законсыз яшәгән чит ил кешеләре реестры булдырыла. Әлеге исемлеккә эләккән мигрантлар транспорт чаралары белән идарә итә, банк хезмәтләреннән файдалана, милекләрен терки, никахларын өзә, шулай ук балаларын балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә рәсмиләштерә алмаячак.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында төп бурычлар арасында "югарыда аталган хезмәтләр күрсәтүче оешмалар белән ведомствоара электрон багланышлар"тора, дип билгеләп үтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading