Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин ТАСС мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында җиткерде.
Ш әһәр җитәкчесе киләчәктә алдынгы Европа футбол турнирларының берсен - Чемпионнар лигасын яисә Европа лигасын кабул итү планы белән бүлеште.
- Мондый халыкара вакыйгалар өчен, һичшиксез, көрәшәчәкбез. Моның өчен үзебезнең дә әлеге чараларда катнашу кирәк, безне «Ливерпуль», «Сьон»,...
Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин ТАСС мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында җиткерде.
Ш әһәр җитәкчесе киләчәктә алдынгы Европа футбол турнирларының берсен - Чемпионнар лигасын яисә Европа лигасын кабул итү планы белән бүлеште.
- Мондый халыкара вакыйгалар өчен, һичшиксез, көрәшәчәкбез. Моның өчен үзебезнең дә әлеге чараларда катнашу кирәк, безне «Ливерпуль», «Сьон», «Бордо» белән узган аерым матчлар аша гына белергә тиеш түгелләр. Без хыялланып кына калмыйбыз, «Казан-Арена»да шундый халыкара футбол вакыйгасын уздыру өчен зур эш башкарабыз, - диде Илсур Метшин.
Мэр шәһәр инфраструктурасы теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә әзер икәнлеген әйтте.
Шулай ук Илсур Метшин Казанда җәйге Олимпия узачагын җиткерде.
- Киләчәктә җәйге Олимпия уеннарын кабул итү хокукы өчен көрәшәчәкбез. Ничәнче елда булыр ул - 2030дамы, 2050дәме - әлегә белмим. Әмма Уеннарны үз күзләрем белән күрермен дип ышанам, - диде мэр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар