Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә узган пленумда республиканың барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләре татар телендә укылырга тиеш дигән карар кабул ителде, дип хәбәр итә нәзарәт сайты.
- Без бүген җомга вәгазен татар телендә сөйләү турындагы тәкъдимне уртага салып сөйләшергә уйлаган идек. Ә тәкъдимне имамнар бертавыштан күтәреп алдылар һәм тавыш бирделәр. Бу карар бүгеннән гамәлгә керә. Мәчетләребездә махсус татар теле дәресләре үткәреләчәк. Җомга вәгазьләре алдан басыла, шуңа күрә аны татарча сөйләргә әзерләнергә була, - ди мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Белгәнебезчә, нәзарәтнең кварталга бер чыгучы "Шура" дини альманахында алдагы өч айда сөйләнәчәк җомга вәгазьләре урын ала.
Комментарийлар