16+

"Омикрон”ны вертолеттан сибәләр?!

“Полярные авиакомпании” авикомпаниясе пилотлары савытларны вирус белән тутырулары хакында видео пәйда булган.

“Полярные авиакомпании” авикомпаниясе пилотлары савытларны вирус белән тутырулары хакында видео пәйда булган.

Якутиядә вертолет белән төбәкләрнең берсенә “омикрон” штаммы тараталар дигән хәбәр барлыкка килгән. Социаль челтәрдә таралган видео астында кулланучылар күп сандагы комментарийлар калдырганнар.

Вертолет пилотлары исә, үз чиратында мондый хәбәрләргә җавап итеп, шаяртып видео яздырган. Анда алар савытларга вирус тутырабыз, очарга һәм һавадан вирусны таратырга әзерләнәбез дип сөйләшкәннәре аңлашыла.

Баксаң, видеода вертолет артыннан кала торган “вирус” -- инверсияле эз икән. Ул һава температурасы 30 градустан түбән булган очракта барлыкка килә, дип яза "РИА Новости".

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading