45 яшьтән соң һәркем колоноскопия һәм елга бер гастроскопия узарга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансерның эндоскопия бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең эндоскопия кафедрасы доценты Алексей Иванов хәбәр итте.
Гастроскопия – үңәч, ашказанының лайлалы тышчаларын махсус эндоскоп ярдәмендә тикшерү. Колоноскопия – юан эчәклекне эчке яктан тикшерүнең эндоскопик ысулы.
Алексей Иванов әйтүенчә, юан эчәклектә яман шеш нәселдән килә. Ашказаны яман шеше белән дә шундый ук хәл.
-Бүген, яман шештән интегүченең туганында авыру килеп чыгу куркынычын ачыклау өчен, зур фәнни-тикшеренү институтларында генетик анализ бирү мөмкинлеге бар. Гомумән, 45 яшьтән соң һәркем үзенә колоноскопия бүләк итәргә һәм елга бер гастроскопия узарга тиеш, хәтта бернинди симптомнар булмаса да, - диде онколог.
Алексей Иванов диспансеризациядә яшерен канга тизәк анализының әһәмиятен дә билгеләп узды.
-Бүген барлык лабораторияләр дә мондый тестлар белән тәэмин ителгән дияргә була. Моңа онкологларның чаң сугуы нәтиҗәсендә ирешелде. Бу тестлар - ашкайнату-эчәклек трактында яман шешне башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирүче бердәнбер алым, - диде онколог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар