16+

Осиновода яңа балалар бакчасы

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районына эш сәфәре кысаларында Осиново бистәсендә яңа балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районына эш сәфәре кысаларында Осиново бистәсендә яңа балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты.

«Звездочка» балалар бакчасы «Радужный» микрорайоны белән янәшә урнашкан һәм 260 балага исәпләнә. Яңа объект бер ел эчендә төзелгән. Проектның гомуми хакы 142 млн. сумнан артык. Бинада музыка һәм физкультура заллары, методика кабинеты, татар телен өйрәнү кабинеты һәм медицина бүлмәсе бар.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада демографик ситуация елдан-ел яхшыра, ә бу яңа балалар бакчалары төзүне таләп итә.

- Үткән ел 56 балалар бакчасы ачылды, быел исә - 33. Кайбер мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә ремонт ясала. Без, бик күп финансыбызны балалар бакчаларына җибәреп, аларның яхшы белем алуларын кайгыртабыз дигән сүз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры «ТК «Майский» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен яңа тулай торак бинасын да карады. Тулай торакның беренче катында да 40 урынлык балалар бакчасы урнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading