Май бәйрәмнәрендә Россия халкын озын яллар көтә.
Апрель азагындагы соңгы эш атнасы ике көнлек – 29, 30 апрельдә генә эш көне булачак. 30 апрельдә эш көне бер сәгатькә кыскара. 1 майдан 5 майга кадәр Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан ял итәбез. 9 майдан 12 майга кадәр Җиңү бәйрәме хөрмәтенә ял көннәре була. Бәйрәм яллары озын булсын өчен, 5, 6 гыйнвардан, 23 февральдән ял көннәре майга күчерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар