16+

Паллиатив ярдәм күрсәтү бүлекләре һәр шәһәрдә булырга тиеш

Кичә Казанга Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов Татарстан Республика балалар клиник хастаханәсендә булды.

Кичә Казанга Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов Татарстан Республика балалар клиник хастаханәсендә булды.

Ул балаларга паллиатив ярдәм күрсәтүне оештыру белән танышты.
- Былтыр Санкт-Петербургта паллиатив ярдәм күрсәтү буенча беренче конференция узды. Мин анда махсус бардым, Санкт-Петербург хосписының эш тәҗрибәсе белән таныштым. Бүген андый бүлекләр төбәкләрдә дә ачыла, кызганычка каршы, бар җирдә дә түгел. Ә мондый паллиатив ярдәм күрсәтү буенча кечкенә генә бүлекләр һәр муниципалитетта, һәр шәһәрдә булырга тиеш дип саныйм, - диде Павел Астахов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading