Казанда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VI Республика фестивале лауреатлары гала-концерты узды. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткәрелгән чара быел “онлайн-трансляция" форматында оештырылды.
Скопировать ссылку

Иң элек ветераннарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. “Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле ветераннарыбыз, фестивальне оештыручылар, жюри әгъзалары! Республика җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызга да бик зур рәхмәт әйтәм. Нигә дигәндә, традицияләрне саклап, әлеге фестиваль ел саен Казанның зур сәхнәсендә зур концерт белән тәмамлана. Катнашучыларның елдан-ел артуы сөенечле күренеш. Узган ел 117 лауреат булса, быел аларның саны 176 булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, мин Сезгә үз-үзегезгә ышаныч телим”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Ветераннар советы рәисе урынбасары Нина Вәлиуллинаны актив җәмәгать эшчәнлеге һәм республиканың ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен “Данлы хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләде.
Комментарийлар