"Жить здорово"тапшыруын алып баручы табиб Елена Малышева пандемия чорында кибеткә ничек йөрергә кирәклеген күрсәтте.
Популяр телевидение алып баручысы Елена Малышева коронавирус пандемиясе вакытында ничек итеп кибеткә йөрергә кирәклеген күрсәтте. Үзенең кибетләргә булган сәфәрен табиб телефондагы видеосына төшергән һәм әлеге язманы инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырган.
Кибеткә керер алдыннан Малышева респиратор һәм перчаткалар кияргә киңәш итә. Аннары азык-төлек салына торган арба яки кәрзиннең тоткасын дымландыргыч салфеткалар (влажные салфетки) белән эшкәртергә кирәк, ди. Кассада карта ярдәмендә, ягьни контактсыз ысул белән түләү кулайрак.
Перчаткаларны табиб өйгә кайтып җиткәнче, салырга киңәш итми, чөнки юлда әле ишек тоткаларына кагылырга, яисә домофон һәм лифт төймәләренә басарга кирәк булачак. Ә инде өйгә кергәч, перчаткаларны составында спирт булган махсус эремә белән эшкәртергә кирәк, шуннан соң гына аларны салырга киңәш итә табиб.
Махсус төргәкләрдә сатылган товарларны дезинфекцияләүче салфеткалар белән сөртергә, ә яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне кайнар су белән юу мәслихәт икән. Шулай ук Малышева шундый ук салфеткалар белән сумкасын эшкәрткән, ә кибеттән алган полиэтилен пакетын, гомумән, ташлаган.
- Һичшиксез. кулларны сабын һә спиртлы чаралар белән юарга кирәк, ди табиб язмасын йомгаклап.
Сәламәт булыйк, дуслар. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар