16+

Партияләр урынын тапты

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә бердәм республика сайлау округы буенча Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыштагы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда кулланылачак тавыш бирү бюллетенендә сәяси партияләрнең исемнәренең һәм эмблемаларының урнашу тәртибе ачыкланды.

Партияләр урынын тапты

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә бердәм республика сайлау округы буенча Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыштагы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда кулланылачак тавыш бирү бюллетенендә сәяси партияләрнең исемнәренең һәм эмблемаларының урнашу тәртибе ачыкланды.

Өстәлгә бер үк төстәге конвертлар куелды, аның эчендәге кәгазьгә теге яки бу сан язылган. Сайлауларда катнашуга теркәлү узган партияләр вәкилләре чиратлашып конвертларны алды. Нәтиҗәдә партияләргә түбәндәге саннар эләкте һәм алар сайлау бюллетенендә дә үз саннары тәртибендә язылачак.

№1 – «Бердәм Россия»
№2 – «Россия пенсионерлары социаль гаделлек өчен»
№3 – КПРФ
№4 – «Россия коммунистлары»
№5 – «Гадел Россия»
№6 – «РОСТА» партиясе
№7 – ЛДПР
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев жирәбә үткәрелгәннән соң үзенең фикерләре белән уртаклашты.

– Хикмәт бюллетеньдә нинди сан эләгүдә түгел. Мин хорафатларга ышанмыйм. Сайлаучылар санга карап түгел, ә башкарган эшләреңә карап бәя бирә һәм тавыш бирә. Узган чакырылышта безнең партиядән сайланган депутатларга җиткерелгән наказларның 80 проценты үтәлде. Сайлаучылар белән очрашуларда яңа наказлар туплыйбыз, алар партия эшчәнлеге бурычлары итеп куела, – диде ул.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов: «Бюллетеньнәр рус һәм татар телләрендә басылачак. Партияләр бюллетеньдә үз партияләре исеме алдына беркетү өчен эмблемаларын тапшырдылар инде», – диде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading