16+

Пассажир үлү сәбәпле Казан аэропортында самолет тоткарланган

Бүген иртәнге дүрттә "Россия" авиакомпаниясе самолетында Һиндстан гражданы үлгән, дип хәбәр итә "Казан" Халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы яза.

Бүген иртәнге дүрттә "Россия" авиакомпаниясе самолетында Һиндстан гражданы үлгән, дип хәбәр итә "Казан" Халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы яза.

Самолет Казаннан Санкт-Петербургка очарга тиеш була. Трапларны алгач, самолет командиры аэропортка 46 яшьлек пассажирның аңын югалтуы турында хәбәр итә.
Самолетка килгән табиблар аның вафат булуын ачыклый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм гражданнар оборонасы Баш идарәсе матбугат хезмәткәре Андрей Родыгин әйтүенчә, үлемнең сәбәбе - йөрәк-кан тамыры системасы авыруы. Кан тамыры өзелгән булырга мөмкин.
Самолетта 125 пассажир булган. Вакыйга булган урында кирәкле тикшерү процедуралары үткәрелгәннән соң, самолет Санкт-Петербургка очкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading