16+

Пенсияләрне индексацияләү тәртибе аңлатылды

Россиялеләргә 2025 елда пенсияләрне индексацияләү принцибы турында сөйләделәр.

Россиялеләргә 2025 елда пенсияләрне индексацияләү принцибы турында сөйләделәр.

Эшләүче пенсионерларга беренче тапкыр пенсияне 2025 елда индексациялиләр, шул рәвешле аларны эшләмәүчеләр белән тигезлиләр, дип сөйләде “Прайм" агентлыгына Президент академиясе эксперты Марина Солодовникова.

Аналитик искәрткәнчә, индексацияләнгән өлешне эшләүче пенсионерның инде түләнә торган иминият пенсиясенә түгел, ә аның күләменә, 2016 елдан бирле эшләү чорындагы барлык төшереп калдырылган арттыруларны исәпкә алып, кулланачаклар.

"Әлеге ысул эшләүче пенсионерлар күпкә әһәмиятлерәк өстәмә алу өчен каралган", - дип раслый икътисадчы.
Индексация шулай ук социаль түләүләрнең башка төрләренә, аерым алганда, социаль пенсияләргә кагылачак. Картлык буенча пенсиянең уртача күләме агымдагы елда 24 мең сумга кадәр артачак.

2025 елдан пенсияләрнең елына ике тапкыр – 1 февральдән һәм 1 апрельдән индексацияләнәчәк. Беренче тапкыр – инфляциягә карап, икенче тапкыр – шәхси пенсия коэффициентына карап артачак. Ә инде пенсионер эшләми башласа, пенсиясе күләмендә 2016 елдан барлык индексацияләр исәпкә алыначак. Ягъни алмый калган барлык акчасы капланачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading