16+

Пенсионерларны мәҗбүри үзизоляциягә җибәрәчәкләр

Кемеров өлкәсе хакимияте 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, коронавирус таралуы аркасында сентябрь ахырына кадәр мәҗбүри өй шартларындагы үзизоляциягә җибәрәчәк.

Кемеров өлкәсе хакимияте 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, коронавирус таралуы аркасында сентябрь ахырына кадәр мәҗбүри өй шартларындагы үзизоляциягә җибәрәчәк.

Губернаторның тиешле күрсәтмәсе төбәк хөкүмәте сайтында пәйда булган.

Чикләүләр 17 сентябрьдән кертелә дип әйтелгән әлеге документта. Пенсионерларга кибеткә һәм даруханәгә йөрергә, медицина һәм дәүләт учреждениеләренә барырга, туганнарына ярдәм итәргә, башка ашыгыч эшләр белән өйдән чыгарга рөхсәт ителәчәк. Эштә булу бик кирәк булган өлкән яшьтәге җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр өчен мәҗбүри үзизоляция булачак.

Июль ахырыннан Кузбасс Себер федераль округында COVID-19 авыручылар үсеше буенча иң югары күрсәткечләрне күрсәтә, дип хәбәр итә ТАСС. Россия буенча пандемия игьлан ителгәннән бирле төбәктә сигез меңгә якын кеше коронавирус йоктырган, шул исәптән 126ысы соңгы тәүлектә, 74 пациент үлгән.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading