Депутат Иван Сухарев сүзләренә караганда, Россия төбәкләрендә салым системасы төрлечә эшли.
Скопировать ссылку
Депутат Иван Сухарев сүзләренә караганда, Россия төбәкләрендә салым системасы төрлечә эшли.
Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә автомобиль хуҗалары булган пенсионерлар өчен ташламалар кертү тәкъдиме белән хат юллаган. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Парламентарий сүзләренә караганда, Россия төбәкләрендә салым системасы төрлечә эшли. Автомобильнең двигателе 150 ат көченә кадәр булган пенсионер машина йөртүчеләрне салымнан азат иткән төбәкләр бар. Кайбер субъектларда 100 ат көченә кадәр егәрлеге булган машиналарның хуҗалары салымның яртысын түли.
Шуңа да Сухарев: "Картлык буенча пенсиягә чыккан гражданнарны двигателе 150 ат көченә кадәр булган бер җиңел автомобильгә транспорт салымын исәпләүдән азат итүнең максатка ярашлы булуын бәяләвегезне сорыйм", - дип мөрәҗәгать юллаган.
Комментарийлар