16+

Пенсия фонды хезмәткәре әтисенә 150 мең сум пенсия «ясаган»

Воронежда Пенсия фондының элеккеге район бүлеге җитәкчесе үзенең әтисенә 150 мең күләмендә пенсия ала торган итеп документлар ясаган. Бу хакта җирле прокуратура порталы хәбәр итә.

Воронежда Пенсия фондының элеккеге район бүлеге җитәкчесе үзенең әтисенә 150 мең күләмендә пенсия ала торган итеп документлар ясаган. Бу хакта җирле прокуратура порталы хәбәр итә.

Әлеге хезмәткәр өч ел дәвамында программа-теник комплекслар ярдәмендә пенсия түләүләре турындагы документларны ялганлап тутырган. Аның гамәле аркасында 3,5 миллион сумлык зыян килгән.

Тикшерү барышында пенсия фонды хезмәткәре үз гаебен таныган һәм зыян салган сумманы кире кайтарган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading