Күппрофильле үзәк табиблары игезәкләрнең гомерен саклап кала алмаган.
Икесе дә өч сәгать аерма белән үлгән. Бу хәл Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә булган.
Игезәкләр 27 июньдә перинаталь үзәктә туган. Кыз балаларның икесенә бер гәүдә, бер пар кул һәм аяк, бер йөрәк, ике үпкә, бер ашказаны һәм бер аналык. Ә башлары икәү. Мондый хәл 200 000 балага бер тапкыр була ди.
«Самаркандский вестник» язганча, игезәкләрнең әнисе өч бала тәрбияли. Алар барысы да сау-сәламәт. Узи туасы сабыйларның сәламәт булмавын, генетик аномалия барлыгын күрсәтсә дә, хатын аларны төшертүдән баш тарткан. Аның кайнатасы бик дини кеше ди.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар