Тимур Бекмансуров китерелгән зыянны капларга сүз бирде.
Пермь университетында атыш оештырган Тимур Бикмансуров хөкем карары чыгару алдыннан соңгы сүзен әйтте.
— Гаебемне таныйм һәм тәүбә итәм. Минем гамәлләрем аркасында китерелгән зыянны тулысынча кайтарырга сүз бирәм, - диде ул.
Бекмансуров хөкем карары чыгару алдыннан, үзе өчен җәзаны йомшартуны сорады. «Инвалид коляскасында гына утырып тора алам, уңай характеристикам бар», - дигән ул хөкемдарга мөрҗәгать итеп.
Искәртеп узабыз, узган елның 20 сентябрендә Тимур Бекмансуров Пермь университетына бәреп кергән һәм юлында очраган һәркемгә аткан иде. Әлеге фаҗигадә алты кеше һәлак булды, 20 дән артык кеше авыр тән җәрәхәтләре алды.
Гаепләнүчегә гомерлек төрмә яный. Ул инде бер ел Пермь тикшерү изоляторындагы инвалидлар отрядында утыра. Тоткарлаган вакытта ул яралана һәм соңыннан аның аягын ампутациялиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар