16+

Песиләрен кер белән бергә юганнар!

Песи кер машинасы эченә кереп йоклаган булуы ихтимал.

Песиләрен кер белән бергә юганнар!

Песи кер машинасы эченә кереп йоклаган булуы ихтимал.

4 июньдә Төмән шәһәрендә гадәти булмаган вакыйга килеп чыга. Текстиль урамындагы йортта яшәүчеләр коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Янгын сүндерүчеләр барып, йорт хайванын үлемнән коткара. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төмән өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вакыйга көндезге берләр тирәсендә була. Фатир хуҗалары сүзләренчә, алар кер юарга җыена. Кием-салымны кер машинасына тутыралар да эшләтеп җибәрәләр. Бераздан алар машина эчендә калган песине күреп алалар. Люк пыяласы артында барабан эчендә песи әйләнеп йөри. 

Песи кер машинасы эченә кереп йоклаган булуы ихтимал. Хуҗалар аны абайламыйча, керләр тутырып, машинаны эшләтеп җибәргәндер. 

Песине күргәч, хуҗалар машинаны туктата. Ләкин аны капкыннан коткара алмыйлар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратып, коткаручылар чакырырга туры килә. Коткаручылар исә кул астындагы кораллар ярдәмендә машина люгын ачып, песине алалар. Бәхеткә, песи исән, ул сәламәт, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading