Тамчыдан күл җыела. #ПодпишиБлизких, #ПодпишиРодителей, #ПодпискаБүләкИт акциясен оештыручылар халкыбызның шушы мәкален дә истә тотканнардыр. Вакытлы матбугатка ярдәм итүне максат итеп куйган бу акция быелның 29 маенда старт алды һәм киң җәмәгатьчелектә яклау тапты. Бу игелекле һәм файдалы эшкә Татарстанның һәм Россиянең күп кенә билгеле шәхесләре кушылды. Алар арасында Татарстан премьер-министры...
Тамчыдан күл җыела. #ПодпишиБлизких, #ПодпишиРодителей, #ПодпискаБүләкИт акциясен оештыручылар халкыбызның шушы мәкален дә истә тотканнардыр. Вакытлы матбугатка ярдәм итүне максат итеп куйган бу акция быелның 29 маенда старт алды һәм киң җәмәгатьчелектә яклау тапты. Бу игелекле һәм файдалы эшкә Татарстанның һәм Россиянең күп кенә билгеле шәхесләре кушылды. Алар арасында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төрле министрлыкларның министрлары да бар. Бу матур үрнәккә Россия Дәүләт думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, район башлыклары, предприятие җитәкчеләре дә үз өлешләрен кертте. Аларның күбесе матбугатны туганнарына гына түгел, ә картлар, балалар йортларына, интернатларга, сугыш ветераннарына да яздырды.
Бүген бу акциягә Россиянең атказанган һәм Россиянең халык артисты, Татарстан дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе һәм аның баш дирижеры Александр Сладковский да кушылды. Ул Кремль урамындагыэлемтә бүлегенә үзе генә түгел, музыкантлары белән бергә килде. Тере музыка тавышы астында маэстро оркестрындагы 20 музыкантын үзенең ярткан газетасы "Казанские ведомости" газетасына яздырды.
- Без төрле һәнәр ияләре бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә тиеш. Минем әти-әнием Казанда яшәми. Монда минем гаиләм - оркестр. Укысыннар рәхәтләнеп башкала яңалыкларын дип яздырдым, - диде ул журналистларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар