16+

Полициядә эшләүче хатын-кызлар арасында бара торган волейбол чемпионаты иртәгә тәмамлана

Хатын-кыз полиция хезмәткәрләре буш вакытын туп сугып үткәрә икән. Бу көннәрдә дә Европаның иң көчле сигез командасы җинаятьчеләрне тоту буенча түгел, ә волейбол осталыгы буенча көч сынаша.

Хатын-кыз полиция хезмәткәрләре буш вакытын туп сугып үткәрә икән. Бу көннәрдә дә Европаның иң көчле сигез командасы җинаятьчеләрне тоту буенча түгел, ә волейбол осталыгы буенча көч сынаша.

18-25 май көннәрендә Казанда хатын-кыз полиция хезмәткәрләре арасында волейбол буенча Европа чемпионаты бара. Биредә Бөекбритания, Австрия, Словения, Франция, Финляндия, Германия, Чехия һәм ­Россия командалары көч сынаша. Бөекбритания кызлары өчен бу ярыш әле беренче чирканчыклары гына булса, безнекеләр инде ике тапкыр көмеш медаль яуларга өлгергән. Быел Россия төркеме ничек булса да беренчелекне яуларга исәпли.

- Сезнең команда чыннан да көчле. Алар, безнең белән чагыштырганда, берничә башка озынрак, ә бу - волейбол өчен бик мөһим фактор. Ләкин без Россиядән калышмаска тырышачакбыз! - диде Германия командасы вәкиле Катарина Мюнфельд.

Алман кызлары ярышка җитди карый, шулай да Казан буйлап сәяхәт итәргә вакыт табачакбыз, ди алар.
Чемпионатка кадәр безнекеләр сайлап алу этабын үткән. Нәтиҗәдә, төркемнең күп өлешен Татарстан кызлары тәшкил итә. Мәскәү, Ижау, Башкортстаннан да бар.
Россия командасы иң беренче уенында Франция кызлары белән «бәрелеште». Хуҗалар сер бирмәде, беренче ярыш безнең файдага тәмамланды.

- Француз кызларының һөҗүме көчле, техникасы уйлап төзелгән, ләкин без җыелыбрак, үз-үзебезгә ышанып уйнадык, шуңа да җиңдек, - дип уртаклашты уеннан соң кичерешләре белән Людмила Гыйләҗетдинова.
Людмила - Казан кызы, спорт белән балачактан ук шөгыльләнә икән. Полиция­дә ул инженер-электроник вазифасын башкара.
- Компьютерлар белән бәйле бөтен эш минем өстә. Ә командада мин «блок» кую­чы. Спортның эштә генә түгел, тормышта да файдасы зур. Волейбол уйнаганда, эндорфиннар бүленеп чыга, ул исә кәефне күтәрә, тормышта позитив булырга ярдәм итә, - диде спортчы.

Оксана Дюшкант та волейболны балачактан уйный.
- Спортка мин үзем килдем, җитәкләп йөртмәделәр. Иптәш кызларның: «Әйдә мәктәп спорт залында волейбол уйныйбыз!» - дигән кыставыннан башланып китте әлеге шөгыль. Үсә төшкәч, алар барысы да спортны ташлады, ә мин калдым. Эчке эшләр министрлыгында программист булып эшлим, - диде Оксана.

Европа спорт берлеге ел саен 16 спорт төре буенча ярышлар үткәрә. Ә менә Европа чемпионатын Казанда уздыру берәүдә дә сорау тудырмады. Казан - Россиянең спорт башкаласы гына түгел, ә волейбол үзәге дип тә танылган бит.
- Казан, хаклы рәвештә, Россиянең спорт башкаласы исемен йөртә. Волейбол уйнау өчен дә бездә бик яхшы шартлар тудырылган. Бүген кунаклар ярышта яхшы уен күрсәтерлек мохит тудырдык. Чемпионатның яңа хисләр һәм рекордлар бүләк итәчәгенә ышанам, - диде Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе - «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров.

Полициядә эшләүче хатын-кызлар арасында чемпионат 2009 елдан башлап үткәрелә. Ул дүрт елга бер тапкыр була. Алдагы елларда җиңүне Германия белән Чехия кызлары яулаган, хәзер дә алар - безнекеләрнең төп көндәшләре.
- Полиция хезмәткәрләре арасында нинди дә булса ярыш үткәрү инициативасы белән без үзебез чыктык. Моннан соң без бу өлкәдә барлык төп ярышларны кабул итмәкчебез. Киләсе елга Словакиядә узачак көрәшкә дә әзерләнәбез, - диде «Динамо» җәмгыяте рәисе урынбасары Владимир Гыйләҗев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading