16+

Президент «КАМАЗ-мастер» командасына уңышлар теләде

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Тарловкадагы сынау полигонында «Дакар»га «КАМАЗ-мастер» командасын озатканда, хәерле юллар теләде. Техник яктан камилләштерелгән спорт автомобильләре җиһазланышын ул космик корабль комплектациясе белән чагыштырды.

Республика башлыгы ике спорт автомобилендә икешәр әйләнеш ясап, йөк машиналарының техник характеристикасын югары бәяләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Рөстәм Миңнеханов:
– «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар»га озату матур гадәткә керде. Монда без алда булган ярышларда йөк машиналары дучар булган техник үзгәрешләрне бәялибез. Без бүген тагын бер тапкыр бер урында тормавыбызга инандык, – диде Президент. – Яңа автомобильләрдә принципиаль яңа эшләнмәләр күп. Барысы да башка — двигатель, подвеска, автомат тапшыру коробкасы. Шуның өчен конструктор, технолог, инженерларга – команданың техник составына рәхмәт белдерәм. Без камазлыларның илебезне, республикабызны лаеклы күрсәтәчәкләренә ышанабыз. Яхшыга өметләнәбез һәм җиңү өчен көрәшәбез!

25 ноябрьдә «КАМАЗ-мастер» машиналары, Атлантиканы кичү өчен, паромга керәчәк. 6 гыйнварда Перу башкаласы Лимадан ярышлар башланып китәчәк. Узышчыларга 5 мең километр дистанцияне үтү бурычы тора. Финиш ун этаптан соң шулай ук Лимада булачак.
Быел «КАМАЗ-мастер» командасы ярышка өр-яңа дүрт спорт йөк машинасын куя. Алар алдагы буын машиналардан заманча дизайн белән дә аерылып тора. Машиналар «КАМАЗ-мастер»ның 30 еллык юбилеена багышлап эшләнгән.

Фото: tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading