Быел федераль Сабан туе 7-8 июль көннәрендә Чабаксарда узачак. Бу уңайдан Чувашиядә инде әзерлек эшләре башланган.
Чувашия мөфтиенең урынбасары, Чабаксар шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин әйтүенчә, күптән түгел ун еллыгын билгеләп узган “Ялкын” фольклор ансамбле чыгышлар әзерли. “Болгар” мәчетенең тирә-юнен төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. “Бәйрәмгә Татарстан Президенты, без аны барлык татарларның Президенты дип тә атыйбыз, Рөстәм Миңнехановны килер дип көтәбез. Шәһәребезне кунакларга матур итеп күрсәтәсебез килә”, – ди Хәйдәр Сафиуллин. 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә федераль Сабан туе Казанда узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар