16+

Пригожин белән бергә һәлак булган татар егетенең хатыны: «Мине сакла, фәрештәм»

Тверь өлкәсендә шәхси джет һәлакәтендә 10 кеше үлде. Евгений Пригожин һәм аның шәхси хәрби компаниясе буенча коллегалары, шулай ук экипажның өч әгъзасы фаҗига урынында җан бирә. 

Тверь өлкәсендә шәхси джет һәлакәтендә 10 кеше үлде. Евгений Пригожин һәм аның шәхси хәрби компаниясе буенча коллегалары, шулай ук экипажның өч әгъзасы фаҗига урынында җан бирә. 

Икенче пилот урынында 29 яшьлек Пермь егете, татар милләтеннән булган Рөстәм Кәримов була. Элек ул S7 авиакомпаниясендә эшләгән. Берничә ай элек очучы Санкт-Петербургка күченгән. Фаҗига буласы көнне Кәримов самолетта «Вагнер» ЧВК җитәкчелеге белән бергә була.

Рөстәм Кәримовның хатыны тол калган, балалары булмаган. Социаль челтәрдә һәлак булган иренә багышлап хатыны җылы хат язган.

"Мин беләм, син барысын да күрәсең һәм ишетәсең. Минем яраткан, иң яхшы, алыштыргысыз кешем, нигә син мине калдырдың? Планнарыбыз шулкадәр күп иде, тиздән кечкенә „кәримчикләр“ның дөньяга килүен теләдек, синең копияң калсын иде дә бит. Белеп тор, мин сине бик нык яратам һәм һәрвакыт яратырмын! Син минем хәзинәм, төшемә ешрак кил, мине Сакла, минем сакчы фәрештәм. Син минем бербөтенем, миңа синнән башка бик авыр булачак", - дип язган Рөстәмнең тол калган хатыны.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading