16+

Приставлар Татарстанда битлек режимын бозган өчен 18 меңгә якын штраф түләттергәннәр

Ике ай эчендә суд приставлары санитар-эпидемиологик иминлек таләпләрен бозган һәм гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 17,8 меңнән артык штраф түләттергәннәр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан озак вакыт түләмәү фактлары турында язылган башкарма документлар Татарстан суд приставларына мәҗбүри түләттерү өчен тапшырылган", - диелгән хәбәрдә.

Кешеләрне битлек режимын игътибарсыз калдырганнары, перчаткалар кимәгәннәре яки термометрик контроль булмавы, шулай ук оешмаларда дезинфекция чаралары үтәмәгәннәре өчен штрафка тартканнар. Нәтиҗәдә, хокук бозучылардан 8,2 млн сумнан артык акча алынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading