16+

«PROF хәрәкәт» эшче яшьләрне барлый

Кичә Чаллы шәһәрендә яшьләрнең традицион «PROF хәрәкәт»дигән җәйге һөнәри юнәлеш бирүче форумы башланды. 2014 елда нигез салынган форум Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Рес­публикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә, «КАМАЗ» инициативасы белән ел саен үткәрелә.

Әлеге форумның максаты - мәктәп һәм студент яшьләр арасында инженер-техник һөнәрләрне популярлаштыру. Ул республика икътисады үсешенә кирәкле белгечләр әзерләргә ярдәм итә. Катнашучылар конкурс аша сайлап алына. Ике ел эчендә биредә Россиянең 30 шәһәреннән 400 кеше белем туплый. Узган ел «PROF хәрәкәт»кә 200 делегат килгән булган.

Форумның ачылыш тантанасында Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина да катнашты.

- Бездә бик сәләтле, актив яшьләр яши. Аларга үз сәләтләрен үстерергә булышырга кирәк, чөнки һөнәр сайлау ул тормышның иң мөһим адымнарының берсе. Шушы берничә көн эчендә яшьләр инженер һөнәрләре белән генә танышып калмаячак, ә бу юнәлеш аларныкымы, юкмы икәнен сынап караячак. Форумда алган белемнәр яшьләргә киләчәктә, һичшиксез, ярдәм итәчәк, - дип белдерде Әлфия Когогина.
Татарстанда республика икътисадын алга илтүче кадрлар әзерләү эше нәтиҗәле бара. Һөнәри белем бирү дә дөньяның иң алдынгы уку йортлары тәҗрибәсенә таянып бирелә. Татарстан Россиядә «WorldSkills» хәрәкәтен үстерү буенча лидер. 2019 елда «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатын үзебездә кабул итү дә моңа тагын бер кат дәлил булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading