Россия Президенты Владимир Путин ике айга кадәрге срок белән 2017 ел хәрби җыенына чакыру турында указ имзалады, дип хәбәр итә "Татар-информ".
"2017 елда Россия Хәрби көчләрендә ике айга кадәр дәүләт саклау һәм федераль куркынычсызлык хезмәте органнарында хәрби җыенны үтү өчен запаска чыккан гражданнарны чакырырга" диелә документ текстында.
Сүз уңаеннан: 30 мартта Путин гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру турында указ имзалады, аның нигезендә 142 мең кеше хәрби җыенга җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар