16+

Путин белән Лукашенко Амур өлкәсендә нишләп йөри?

Ил лидеры Владимир путин бүген Благовещенскида булачак.

Ил лидеры Владимир путин бүген Благовещенскида булачак.

Россия Президенты Владимир Путин 12 апрель көнне Амур өлкәсенә эшлекле сәфәр кыла. Космонавтика көнендә ул Благовещенскида булачак. Шулай ук биредә ул Беларусия җитәкчесе Александр Лукашенко белән дә очрашыр дип көтелә.

Ике дәүләт башлыклары космодром төзелеше белән танышачак. Шуннан соң Путин очучы-космонавтрларга дәүләт бүләкләре тапшырыр дип көтелә.

Моннан тыш, Лукашенко белән Путин ике яклы эшчәнлек үсеше хакында фикер алышачак. Ахырдан президентлар матбугат очрашуы үткәрер дип көтелә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading