Республика Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне эшкәрткән “Выборы” дәүләт автоматлаштырылган системасы күрсәткечләренә караганда, Татарстанда 19 март иртәсенә, сәгать өчкә, сайлаучылар иң күп тавышны Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путинга биргән. Аңа 1 616 660 кеше үз тавышын тапшырган, бу – 82,90 процент дигән сүз.
Мәгълүм булганча, Россия Президенты вазифасына сигез кандидат дәгъва иткән иде.
Татарстанда шулай ук 19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Владимир Жириновский – 2,91 процент (56 716 сайлаучы тавыш биргән), Павел Грудинин – 8,62 процент (168 076), Сергей Бабурин – 0,57 процент (11 090), Максим Сурайкин – 1,76 процент (34 309), Ксения Собчак – 1,21 процент (23 557), Григорий Явлинский – 0,77 процент (15 091), Борис Титов – 0,56 процент (10 925) тавыш җыйган.
Татарстанда барлыгы 2 860 693 сайлаучы исәпләнә. Владимир Путин өчен иң күп тавышны Нурлат районында биргәннәр – 98,14 процент. Кайбыч районында – 97,08, Аксубай районындагы күрсәткеч – 95,73 процент.
Иң аз дигәндә: Түбән Кама шәһәрендә – 70,88 процент, Казанның Авиатөзелеш районында – 72,58, Азнакай шәһәрендә – 72,63.
Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар