16+

Путин чит ил кешеләре һәм ялгыз ирләр өчен сурроратлыкны тыйды

Россия Президенты Владимир Путин чит ил кешеләре һәм ялгыз ирләр өчен суррогатлыкны тыя торган канунга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Россия Президенты Владимир Путин чит ил кешеләре һәм ялгыз ирләр өчен суррогатлыкны тыя торган канунга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Хәзер никахта торучы Россия гражданнары яки медицина күрсәтмәләре буенча баланы мөстәкыйль рәвештә тудыра алмаган ялгыз Россия гражданкасы гына суррогат әни хезмәтләреннән куллана алачак. Россия һәм чит ил гражданины арасында теркәлгән никах очракларына бу тыю кагылмый. 

Шулай ук, документ нигезендә, Россия территориясендә суррогат анадан туган бала Россия гражданлыгын ала – бу чит илгә чыгарылган балаларның киләчәк язмышын контрольдә тоту өчен кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading