16+

Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында игълан итте

Халыкны Украина армиясеннән якларга җыенуын белдерде илбашы.

Халыкны Украина армиясеннән якларга җыенуын белдерде илбашы.

Россия президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында игълан итте, дип яза РБК. Аның сүзләренчә, Украина территориясен оккупацияләү планы юк. Путин операциянең сәбәбен "сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан геноцидка дучар булган" төбәк халкын яклау бу, дип белдерде.

"Моның өчен без Украинаны демилитаризацияләүгә һәм денацификацияләүгә омтылачакбыз. Шулай ук тыныч халыкка, шул исәптән Россия гражданнарына каршы күпсанлы канлы җинаятьләр кылган кешеләргә дә судка бирәчәкбез ", - диде президент.

Россия вакыйгаларның теләсә нинди үсешенә әзер, бу уңайдан барлык кирәкле карарлар кабул ителде, дип билгеләде Путин. Ул шулай ук Украинаның хәрбиләренә коралларын ташларга һәм өйгә кайтырга тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading