Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә элеккеге төбәк башлыклары белән очрашты. Ил башлыгы аларга рәхмәтен белдереп, дәүләт бүләкләренә тәкъдим итүен дә әйтте, дип яза Кремль сайты.
– Кемдер бик озак эшләде, кемдер кыска вакыт эшләп өлгерде. Әмма барыгыз да катлаулы шартларда хезмәт куйдыгыз. Сезнең тәҗрибәгез яңа килгән губернаторларга бик кирәк, – дип, Путин алардан яшьләр белән тәҗрибә уртаклашуларын сорады.
Очрашуга Дагестан, Новосибирск, Ивановск, Самара, Омск, Орловск, Тзбән Новгород өлкәләре, Ненецк автоном округы, шулай ук Приморье һәм Красноярск крайларының экс-башлыклары килгән иде.
фото: kremlin.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар