Президент Путин 1 июльгә кадәр "герой-ана"исеме турындагы указ проектын тәкъдим итәргә кушты.
Россия Президенты Владимир Путин 1 июльгә кадәр "Герой-Ана" дигән мактаулы исемне гамәлгә кую турындагы указ проектын тәкъдим итәргә кушты, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.
Путин биргән йөкләмәләр исемлегендә: «РФ хөкүмәтенә... РФ Президентының "Герой-Ана" дигән мактаулы исемне гамәлгә кую турындагы Указы проектын тәкъдим итәргә», - диелә
Үтәлү вакыты-1 июльгә кадәр, җаваплы зат - Россия премьер-министры Михаил Мишустин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар