Беренче сыйныфка балалары укырга керә торган гаиләләргә бирелергә тиешле акчаларга кагылышлы карар үзгәртелгән.
Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасы вакытында балаларга вәгъдә иткән 10 мең сумны август аенда түләячәкләр. Бу пособие 6 яше тулган балалардан алып биреләчәк, дип белдергән вице-премьер Татьяна Голикова.
Җыелыш вакытында Президент Владимир Путин пособиеләр ничә яшьтән түләнәчәге белән кызыксынган, дип яза “Российская Газета”.
"Проектта түләүләр быелның март аенда 6 яшь тулган балалардан алып биреләчәк, диелгән. Март. Апрель. Май. Июнь. Июль. Август. Сентябрь”, - дип аныклаган Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар