Хәрбиләрнең гаиләләренә, Эчке эшләр министрлыгы һәм Россгвардия хезмәткәрләренә, алар һәлак булган очракта, биш миллион сум акча түләнәчәк.
Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткәрләр өчен өстәмә социаль гарантияләргә кагылышлы указга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның интернет-порталында урнаштырылган.
Украинада махсус хәрби операция вакытында солдатлар һәлак булган очракта, хәрбиләрнең гаиләләренә, Эчке эшләр министрлыгы һәм Россгвардия хезмәткәрләренә биш миллион сум акча түләнәчәк.
Яраланган, җәрәхәтләнгән, яки контузия алган кешеләргә өч миллион сум күләмендә түләү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар