Президент "Россия - мөмкинлекләр иле" платформасы проектларында катнашучылар белән аралашты.
"Бу уеннарга китапларга һәм музыкага караганда күбрәк ихтыяҗ булуы сагайта", - дип игътибар итте дәүләт башлыгы чәршәмбе көнне, "Россия - мөмкинлекләр иле" платформасы проектларында катнашучылар белән аралашканда.
Яшь программистларның берсенең чыгышын шәрехләп, Путин аның нинди уеннар ясавын сорады. "Тулаем алганда, б арысы да синең кебек акыллы булсын өчен, әлбәттә, кешене үстерә торган, танып белү әйберләре күбрәк кирәк ", - диде Президент, мондый уеннарны, мәсәлән, тарих турында эшләргә мөмкин, дип өстәде.
"Уйла моны. Бу синең яшьтәшләрең өчен вакыт уздыру гына түгел, ә үсеш коралы булса - менә бу бик шәп булыр иде ", - дип йомгаклады Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар