16+

Путин кулында булган Тула мәчесен 9,5 млн сумга саталар

Янәсе Россия Президенты Владимир Путин кулында булган Тула мәчесе белән Англия кешесе кызыксына башлаган.

Янәсе Россия Президенты Владимир Путин кулында булган Тула мәчесе белән Англия кешесе кызыксына башлаган.

Мәченең хуҗасы аны 9,5 млн сумга сатарга ниятли, дип яза “Лента.ру”, «Подъем» тelegram-каналына сылтама белән. Мәчене карарга Англиядән хөрмәтле шәхес киләчәк, дигән хуҗасы. Тула өлкәсенең Богородицк шәһәренә тәгаен кемнең киләчәге билгеле түгел. Мәчене хуҗасы Мерседес машинасына, Япониядә җитештерелгән спорт мотоциклына яки шәхси йортка да алыштырырга әзер.
Башта мәчене ул 6,5 млн га сатарга булган, хәзер бәя 9,5 млн га кадәр арткан. Бу товар коллекционерлар өчен яхшы, дигән ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading