16+

Путин "кызыклы һәм аңлаешлы" контентлы блогерларга ярдәм итәргә вәгъдә итте

Россия Президенты Владимир Путин үзләренең "кызыклы һәм аңлаешлы" контенты белән "чернуха" булдыручыларның язылучыларын кызыктыра ала торган блогерларга ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Россия Президенты Владимир Путин үзләренең "кызыклы һәм аңлаешлы" контенты белән "чернуха" булдыручыларның язылучыларын кызыктыра ала торган блогерларга ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Бу хакта ул "Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасының күзәтү советы утырышында хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Путин интернетта "чернуха" белән шөгыльләнүчеләрнең күпсанлы кулланучыларның игътибарын җәлеп итә алулары турында сөйләде. Әмма, Россия Президенты билгеләп үткәнчә, мондый блогерларның "теләсә нинди бәя белән акча эшләү" омтылышы намуслы түгел.

Путин фикеренчә, "чернуха" булдыручыларның язылучыларын үзләренә җәлеп итә ала торган блогерларга дәүләт сак һәм көчләп такмыйча гына ярдәм күрсәтергә тиеш.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading