16+

Путин Лукашенкога полковник дәрәҗәсе бирәчәк

Бу хакта ил җитәкчесе соңгы очрашуларында белдерде.

Бу хакта ил җитәкчесе соңгы очрашуларында белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин Беларусия җитәкчесе Александр Лукашенкога полковник дәрәҗәсен бирергә вәгъдә итте.

“Мин дә полковник булсам, начар булмас иде. Ул миңа бу дәрәҗәне бирергә вәгъдә итте, әмма һаман да бирми әле”, - диде Лукашенко шаяртып очрашу нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында.

“Вәгъдә иттем икән, эшләячәкмен”, - диде Путин аңа җавап итеп. Әмма Лукашенко башка дәүләт дәрәҗәләренә мохтаҗмы соң, ул бит үзе дә зур җитәкче дип искәртте Россия Президенты. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading