16+

Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумы белән тигезләргә кушты

Владимир Путин Федеарль Җыенга юлламасы вакытында минималь хезмәт хакын яшәү минимумы белән тигезләргә кирәклеген әйтте.

Владимир Путин Федеарль Җыенга юлламасы вакытында минималь хезмәт хакын яшәү минимумы белән тигезләргә кирәклеген әйтте.

– Россиядә хезмәткә яраклы  халыкның хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш, дип Конституциягә норма буларак хәзер үк беркетеп куярга кирәк дип саныйм, - диде ул. - Бу безнең законда бар, моны Конституциягә беркетергә кирәк, - диде ил башлыгы.

Шулай ук лаеклы пенсия белән тәэмин итү - регуляр рәвештә индексацияләү турында төп законга теркәп куярга кирәклеген дә әйтте ул.
 
2020 елдан минималь хезмәт хакы 850 сумга артты, хәзер ул аена 12 мең 130 сумны тәшкил итә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading