16+

Путин: Россиядә тулы көнле мәктәпләр кирәк

Бүген Россиядә тулы көнле мәктәп дип аталган белем йортларына ихтыяҗ зур, аларда балалар төп дәресләрдән соң калырга мөмкин.

Бүген Россиядә тулы көнле мәктәп дип аталган белем йортларына ихтыяҗ зур, аларда балалар төп дәресләрдән соң калырга мөмкин.

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Дәүләт Советының гомуми белем мәсьәләләре буенча президиумы утырышында белдерде. Путин укытучылар хезмәтен "хезмәт күрсәтү" дип атамаска тәкъдим итте.

Президент билгеләп үткәнчә, мондый мөмкинлек эшләүче ата-аналар өчен зур ярдәм булып тора - бу өйдәге биремнәрне үтәү аркасында гаиләләрдәге конфликтлардан качарга ярдәм итә. Әгәр бала төп дәресләрдән соң мәктәптә калса, ул тыныч кына дәресләрен хәзерли, спорт белән шөгыльләнә, дуслары белән аралаша ала, диде Путин. Президент авыл җирлеге һәм кече шәһәрләрдә мәктәпләр каршында балалар бакчалары, спорт заллары һәм мәдәният йортлары оештыру тәҗрибәсе турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading