16+

Путин тагын кемнәргә 195 мең сум күләмендә акча билгеләде?

Элегрәк чыккан указны 30 декабрь көнне РФ Президенты Владимир Путин тулыландырды.

Элегрәк чыккан указны 30 декабрь көнне РФ Президенты Владимир Путин тулыландырды.

Махсус хәрби операция вакытында контракт төзегән мобилизацияләнгән кешеләр һәм вакытлы хәрби хезмәт үтүчеләр кебек үк Росгвардия хезмәткәрләре бер тапкыр түләнә торган 195 мең сум күләмендә акча ала башлаячак. Элегрәк чыккан указны 30 декабрь көнне РФ Президенты Владимир Путин тулыландырды.

«Атаманы «Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләрендә» сүзе белән тулыландырырга», – диелә хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган документта.

Шулай итеп, түләүгә өлешчә мобилизация башланганнан соң хәрби хезмәт узуга контракт төзегән мобилизацияләнүчеләр, вакытлы хәрби хезмәттәге кешеләр, Росгвардиядә эшләгән һәм 21 сентябрьдән контракт төзегән хәрбиләр дәгъва итә ала.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading