16+

Путин тәкъдиме буенча студентлар отряды көне билгеләп үтелә

Россия Президенты Владимир Путинның 2015 елның 21 февралендәге указы буенча 17 февраль Россия студентлар отряды көне буларак билгеләп үтелә.

Путин тәкъдиме буенча студентлар отряды көне билгеләп үтелә

Россия Президенты Владимир Путинның 2015 елның 21 февралендәге указы буенча 17 февраль Россия студентлар отряды көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан Татарстанда "Сүз белән түгел, эш белән!" дигән II республикакүләм эшче яшьләр форумы оештырыла. 17 февраль көнне Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә иң яхшы хезмәт отрядлары җыелачак. Делегатлар саны 1200 кешегә җитә.

Республикабызда 11600 студент җәйге ялларын хезмәт отрядларында үткәрә. Ел саен алар ярдәмендә Чиләбе өлкәсендә атом электростанциясе, Амур өлкәсендә "Восточный космодромы" төзелә, Кырым республикасында җиләк-җимеш вакытында урнаштырыла, кунакханә сервисы җайлана. Педагогик, проводник һәм төзелеш отрядлары студентлар арасында аеруча да популяр булган юнәлешләрнең берсе. Беренчесен яшьләр диңгез буенда ял итеп булган өчен сайласа, калган икесе җәй дәвамында шактый гына кесә калынайту мөмкинлеге дә әле.

- Студентлар республикага да ярдәм итәләр. Республика буенча төрле җирләрдә булышудан тыш, отрядларның икътисади яктан файдасы зур. Ел саен алар читтә эшләп Татарстанга 267 миллион сум акча китерә, - диде Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

Студентлар хәрәкәте Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Чистай шәһәрләрендә киң җәелгән. Быелдан аны районнарга да таратмакчы булалар. Республика студентлар хезмәт отряды үзәге директоры Ринат Садыйков белдергәнчә, ил буенча Татарстан отрядлары беренче бишлектә бара икән.

Казан дәүләт медицина университеты гомум сораулар буенча проректоры Зиннур Гәрәев та студентлар хезмәт отряды ветераны. Студент вакытында отрядта киеп йөргән курткасын ул бүген дә саклый.

- 1980 елларда Мәскәүдә Олимпия уеннары барган вакытта без кырдан помидар җыеп аларны башкалага ташый идек. Шул вакытта 24 тонна помидор җыйдык. Бу җәй дәвамында һәр кешегә берәр тонна дигән сүз. Бу зур мәктәп булды безнең өчен. Хәзер мин теләсә кайсы техникада эшли алам. Гаиләләр кордык. Мин үзем дә тормыш иптәшемне хезмәт отрядларында таптым, - дип искә ала Зиннур Гәрәев.

Хезмәт отрядлары белем бирү мәйданы да әле. Биредә ел саен 200гә якын студент һөнәрле була.
Проводник булып яки педагогик отрядларда эшләү өчен студентларга вакытлы сертификат бирсәләр, бетончы, ташчы, штукотур-маляр кебек һөнәрләр урта белем кебек бара. Алга таба студент шул һөнәр буенча студентлар отрядыннан тыш та эшли алачак. Студентлар белемне бушка ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading