16+

Путин указыннан соң Россия халкының планнары үзгәргән

Россиядә яшәүче һәр бишенче кеше алда торган озын май ялларына планнарын үзгәрткән, дип хәбәр итә РБК Superjob тикшеренүләренә сылтама ясап.

Россиядә яшәүче һәр бишенче кеше алда торган озын май ялларына планнарын үзгәрткән, дип хәбәр итә РБК Superjob тикшеренүләренә сылтама ясап.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, Владимир Путинның  май аенда эшләми торган көннәр санын арттыру турындагы указыннан соң россиялеләрнең 18 проценты бәйрәмнәргә булган планнарын үзгәрткәннәр. Шул ук вакытта 70 процент кешенең уйлары шул килеш калган.

Респондентларның яртысыннан артыгы (55 процент) ял көннәрен туган шәһәрендә үткәрергә, дачага барырга һәм бары 13 проценты кына авылга кайтырга ниятли. Сораштырылганнарның тагын җиде проценты табигатьтә ял итәргә планлаштыра, өч проценты - Россия буенча сәяхәт итәргә, ә бер проценты - кунакка барырга уйлый. Күрәсең, пандемия сәбәпледер, май бәйрәмнәрендә чит илгә барырга берәү дә теләк белдермәгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading