16+

Путин Украинада һәлак булган хәрбиләрнең исемен мәңгеләштерергә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин каһарманлык күрсәткән һәм Донбасста үз гомерен корбан иткән Россия хәрбиләре истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул пәнҗешәмбе көнне РФ оборона министры Сергей Шойгу белән очрашу вакытында белдерде.

Дәүләт җитәкчесе билгеләп үткәнчә, "безнең хәрби хезмәткәрләр алдында, бигрәк тә яраланган кешеләр алдында барлык социаль йөкләмәләрне үтәүдән тыш, һәлак булган иптәшләребезнең гаиләләре алдында барлык социаль гарантияләрне һичшиксез үтәүне тәэмин итәргә кирәк . Әмма бу да җитәрлек түгел".

"Өстәмә ярдәм чаралары турында уйларга кирәк. Ә  аерым очракларда, чыннан да каһарманлык күрсәткән һәм Донбасста безнең кешеләрнең тыныч тормышы өчен һәм Россиянең тыныч тормышын, илебезнең тыныч яшәвен тәэмин итү өчен үз гомерен корбан иткән иптәшләрнең исемен  мәңгеләштерү турында уйларга кирәк. Бу кешеләр үз гамәлләре белән  моңа лаек", - дип белдерде Путин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading