Махсус хәрби операциядә катнашучылар Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга юлламасына чакырылган.
Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сөйләде. РИА Новости шул турыда хәбәр итә.
«Ул [состав] шактый традицион. Әлбәттә, депутатлар һәм сенаторлар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар да, башка күп вәкилләр дә булачак», – дип сөйләде Кремль вәкиле.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты иртәгә, 21 февраль көнне, Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясаячак.
Чыганак - "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар