16+

Путинның махсус хәрби операция зонасына баруы турында билгеле булды

17 апрельдә Путин махсус хәрби операция зонасындагы штабларда булган, бу хакта аның матбугат сәркатибе Песков белдерә. 

17 апрельдә Путин махсус хәрби операция зонасындагы штабларда булган, бу хакта аның матбугат сәркатибе Песков белдерә. 

Дмитрий Песков журналистларга Путинның Херсон өлкәсенә һәм ЛНРга  баруы турында сөйләде.

Кремль спикеры билгеләп үткәнчә, хәзер Президент яңа төбәкләргә ешрак йөри, алдагы сәфәре 19 мартта узган иде. "Путин штабларны тикшерә һәм алгы сызыктагы хәлләр турында оператив мәгьлүмат ала. Бу баш командующий өчен мөһим", - дип ассызыклады Песков. 

Кораллы Көчләрнең әзерлеге һәм торышы турындагы сорауларны Оборона министрлыгына бирергә кирәк, ди Кремль вәкиле. "Гаскәрләрнең торышын бәяләүгә килгәндә, бу Оборона министрлыгының бурычы. Без монда ниндидер мәгълүмат бирергә хокуклы түгел", - диде Песков журналистларның сорауларына җавап биреп. 

Соңрак билгеле булганча, Путин "Днепр" гаскәрләре төркеме штабында һәм "Восток" милли гвардиясе штабында киңәшмәләр үткәргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading